Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясендә үлгән соңгы кешенең мәете табылды


Саян-Шуш су-электр станциясендәге казада үлгән соңгы кешенең мәете табылды. Шулай итеп анда һәлак булучылар саны 75 җитте. Моңа кадәр бер кеше хәбәрсез югалган дип санала иде.

Русия прокуратурасы вәкилләре, бу станциянең элекке хезмәткәре Марина Рауның җәсады булырга мөмкин, дип белдерде.

Каза 17 августта булган иде. Русия техник күзәтүчелек оешмасы хисабы якын көннәрдә тәкъдим ителер дип көтелә. Бу соңгы елларда булган иң зур каза дип санала.
XS
SM
MD
LG