Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чорын тәнкыйтьләгән журналист качарга мәҗбүр


Күренекле Русия журналисты Александр Подрабинек совет чорын тәнкыйтьләгән мәкаләсеннән соң үзенә карата янаулар сәбәпле качарга мәҗбүр булуын белдерә.

Бодрабинек Мәскәүдәге бер ресторанның җирле хакимият басымы аркасында “Антисоветский” исемен алмаштырырга мәҗбүр ителүе турында мәкалә язган иде.

Кремль яклы “Наши” хәрәкәте Подрабинекны совет ветераннарын рәнҗетүдә гаепләп һәм гафу үтенү таләбе белән мәхкамәгә мөрәҗәгать итте һәм аның йорты каршында пикетлар оештырачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG