Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Нобель бүләкләре санын арттырырга чакыра


2009 елның физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре
2009 елның физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре

Дүшәмбедә 2009 елның Нобель бүләге ияләре игълан ителә башлады. Бер төркем галим бу дәрәҗәле бүләк бирелә торган фән тармакларын арттырырга чакырды.

2009 елның физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге күзәнәкләрнең картаю процессын өйрәну өлкәсендәге эшләр өчен өч американ галименә бирелә. Бу турында бүген Стокһольмда Нобель комитеты вәкиле Горан Һанссон игълан итте:

– Каролинска институтының Нобель комитеты 2009 елның физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләген хромосомнарның теломер һәм теломераз ферментлары ярдәмендә саклануын тикшергән өчен Элизабет Блэкберн, Джек Шостак һәм Кэрол Грейдерга бирергә карар итте.

Блэкберн чыгышы белән Австралиядән, Шостак – Британиядән. Хәзерге вакытта өчесе дә Америкада яши.

Котлау сүзендә әйтелгәнчә, галимнәрнең эшләре яман шеш һәм картаю процессларын өйрәнүгә зур өлеш керткән.

Шушы атнада тагын физика, химия, әдәбият һәм тынычлык бүләкләре, киләсе дүшәмбе икътисад өлкәсендә бүләк ияләре игълан ителәчәк.

Һәр бүләкнең акчалата күләме 1 миллион 400 мең доллар тәшкил итә.

Бүләкләр күбрәк кирәк

Ул арада бер төркем американ һәм британ галиме Нобель комитетына ачык хат язып, бу дәрәҗәле бүләк бирелә торган фән тармакларын арттырырга сорады.

Мәгълүм булганча, Нобель бүләге ни бары биш тармактагы хезмәтләр өчен бирелә. Алар арасында, мисал өчен, математика фәне юк.

Нобель комитетына мөрәҗәгать иткән галимнәр язуынча, XXI гасыр фәне Нобель чорыннан шактый аерыла, аның алдында башка максатлар тора.

Альфред Нобель 1895 елда үз исемендә бүләк булдырырга карар иткәндә климат үзгәрү йә AIDS /СПИД авыруы кебек күренешләр булмаган.

Американ һәм британ галимнәре төркеме тагын ике яңа Нобель бүләге булдырырга тәкъдим итә – тирә-юнь мохит һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләр өчен.

Бу бүләкләрне фундаменталь ачышлар өчен түгел, күбрәк фән казанышларын куллану уңышлары өчен бирергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, алар физиология һәм медицина тармагын киңәйтеп, экология, нейромедицина кебек өлкәләрдә эшләрне бәяләргә тәкъдим итә.

Ун американ һәм британ галименнән торган төркем Нобель комитетының фән казанышларын дөньяга танытуда мөһим эш башкаруын югары бәяләп, бу эшне замана таләпләренә туры китереп дәвам итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG