Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардтан артык кеше җитәрлек туклана алмый


БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы шулай ук дөнья азык-төлек оешмалары быел дөньяда барлыгы 1 миллиардтан артык кеше ачлык, ягни җитәрлек туклана алмау хәлендә дип белдерә.

Алар әйтүенчә, быел андыйлар саны былтыргыдан 100 миллионга арткан.

Бу бигрәк тә азык-төлек кризисы белән дөнья икътисадый кризисының бергә кушылуы нәтиҗәсе диелә.

Шул ук вакытта алар, бу 2 кризис башланганчыга кадәр үк соңгы 10 елда дөньядә җитәрлек туклана алмаучылар саны тотрыклы рәвештә арта бара иде ди.
XS
SM
MD
LG