Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ил-76 төшкән урында “кара тартма”лар табылган


Якутиядә Ил-76 очкычы төшкән урында “кара тартма”лар табылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, аларны “укыгач” белгечләр һәлакәтнең сәбәпләрен әйтә алачак. Килеп туган хәлне тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән. Анда Русия хәрби идәрәсе вәкилләре кергән. Алар инде Якутиягә юл алган.

Русия эчке эшләр министрлыгының Ил-76 очкычы якшәмбегә каршы төндә Тынычлык шәһәре районында һәлакәткә очрады. Очкычта булган барлык 11 кеше дә үлгән.

Һавага күтәрелгәннән соң очкыч кинәт кенә тиешле курстан чигенеп, һава аланыннан ике чакрым тирәсендә егылып төште.
XS
SM
MD
LG