Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эктрeмист видеолар урнаштыручы табылды


Яшел Үзән районының тикшерү комитеты интернетта экстремист видеолар урнаштырган яшүсмерне кулга алды. Вконтакте.ру сәхифәсендә март аенда славян берлегенең махсус әзерлеге кавказдагы туганнар, Рудольф Гесс истәлегенә дигән исемнәр астында видео язмалар куелган булган.

Тикшерүче Артур Хафизов бу мәгълүматны урнаштырган кешене табу эшенең шактый авыр булуын әйтте. Тикшерүләр нәтиҗәсендә аны урнаштырган кешенең 13 яшьлек яшүсмер булуы ачыклана. Яшүсмер бу гаепләүне кире кагып, моның хакерлар тарафыннан оештырылуын алга сөрә.
XS
SM
MD
LG