Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай шахтасында шартлаудан үлүчеләр 87-гә җитте


Кытайда шимбә көнне шахтада булган шартлау корбаннары саны 87-гә җитте.

Синһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, төньяк-көнчыгышта, Русия чигенә якын урындагы шахтадан шартлаудан соң 420 кеше коткарылган.

Шахта җитәкчелеге әйтүенчә, анда әле тагын 21 кеше ябылып я югалып калган.

Шахтада җыелган газ шартлавы шул кадәр көчле булган ки, тирә якта җир тетрәү сизелгән, якындагы биналар өлешчә җимерелгән.
XS
SM
MD
LG