Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда милиция махсус көчләре башлыгы үтерелде


Дагыстан башкаласында милициянең махсус көчләре башлыгы Шапи Алигаджиев атып үтерелде.

Рәсмиләр әйтүенчә, Алигаджиев пәнҗешәмбе иртән Махачкалада эшкә барганда, кораллы 3 кеше аңа ут ачкан.

Каты яраланган Алигаджиев хастаханәдә вафат булган.

Милиция хезмәткәре һөҗүм итүчеләрнең берсен атып үтергән, калган икесе качып киткән.
XS
SM
MD
LG