Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Халыкара кеше хокукларын яклау көне


Бу көнне БМО 1950 елда Бөтендөнья кеше хокуклары декларациясенең кабул ителүенә багышлап сайлап ала. Бу декларация 1948 елның 10 декабрендә кабул ителгән булган.

Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтнең V корылтае үтте. Кичен хәрәкәт вәкилләре Пушин һәйкәле янына килеп, Cоветлар заманы диссидентлары үткәргән чараны кабатлап, баш киемнәрен салды.

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев, бу акция белән, хәзерге Русиядә кеше хокуклары белән вәзгыять СССР заманыннан аерылмый, дип әйтмәкче булабыз, ди.
XS
SM
MD
LG