Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Милли авыл" мәдәни корылмасы төзелерме?


Оренбурдагы "Милли авыл" корылмасындагы татар йорты
Оренбурдагы "Милли авыл" корылмасындагы татар йорты

Омскиның 2016 елда булачак 300 еллыгына, шәһәрдә “Милли авыл” мәдәни корылмасы төзелергә тиеш. Омскида милли-мәдәни комплекс төзү идеясен башта шәһәр хакимияте күтәреп чыккан иде. Бу җәһәттән, беренче чиратта, хакимиятнең берничә хезмәткәре Оренбург шәһәренә барып, андагы “Милли авыл” корылмасы белән танышып кайттылар.

Аннан соң хакимият каршында оештырылган иҗтимагый оешмаларның координация шурасы вәкилләрен һәм милли оешмалар җитәкчеләрен киңәшмәгә җыеп, аларга бу яңа ният турында белдерделәр, Оренбургтагы 10 милләт вәкилен бер урынга җыйган “Милли авыл” мәдәни комплексы белән таныштырдылар. Бер урында музей, китапханә, милли ашлар кафесы, газет редакцияләре һәм башка эш урыннары булдыру мөмкинлеге туачак дип кызыксындырдылар.

“Милли авыл” төзү идеясе күпләрдә кызыксыну уятса да, кайберәүләргә ошап бетмәде. Чөнки Омски өлкәсендә яшәүче 120дән артык милләт вәкиленең 20дән артыгының үз милли-мәдәни мохтариятләре яисә үзәкләре бар һәм шушы милли оешмаларның эшләрен координацияләү, методик һәм башка төрле ярдәм күрсәтү максаты белән моннан 12 ел элек “Дуслык йорты” дигән структура барлыкка китерелгән иде.

Дуслык йортына өлкә хакимияте тарафыннан аерым бина бирелгән, һәм аның эшчәнлеге өлкә бюджетыннан тулысынча финанслана. Татар милләтенә дә аннан бераз булса да өлеш чыга, ягъни Дуслык йорты ике-өч елга бер Сабантуйлары, татар җыры бәйгеләре оештыра. Асылда, әлбәттә, күләмле милләтара – «Бердәмлек» мәдәниятләр фестивале, чиктәш дәүләтләр мәдәниятләре бәйрәмнәре, төрле халыкара җыеннар кебек – чаралар үткәрә.

Милли оешма җитәкчеләренең киңәшмәсе
Дуслык йортының директоры Наталья Степанова: «1997 елда, без эшли башлаганда, Русиядә бер генә дә мондый оешма юк иде, бездә хакимият милли сәясәтнең ни кадәр мөһим булуын күптән аңлады, һәм “Милли авыл” корылмасын булдыру, милли тарихның, мәдәниятнең, тормыш үзенчәлекләрен күрергә, тоярга, аңларга тагы бер мөмкинлек бирәчәк», ди.

Омски Дуслык йортының башлыгы хәзер шулай фикерләсә дә, моннан ике ай элек үткәрелгән милли оешмалар җитәкчеләре киңәшмәсендә икеләнүен белдергән иде.

Бүгенге көнгә бердәнбер җитәкче – «Урарту» әрмән оешмасы рәисе Араик Татоян гына үзенең утарын төзим дип белдерде. Дөрес, ул да соңыннан аның тоту чыгымнары кем исәбенә булачагын әйтмәде, ди Степанова. Дуслык йорты җитәкчесе Оренбургта бу проектның коммерсантлар кулында булуын, Саратовта тормышка ашмавын, Калугада һинд йортлары кебек тирмәннәр куелган булуы турында да әйтеп үткән иде.

Омски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаел Зәбиров төзелеш эшендә Татарстан ярдәменә өметләнә. Бу хакта ул мохтариятнең күптән түгел үткән координация шурасы утырышында белдерде.

Әгәр дә без җирне һәм бинаны өлкә мохтарияте милеге итеп рәсмиләштерү турында Омски өлкәсе хакимияте белән килешә алсак, Татарстан проектның 50 %-на кадәр финанслаячак, безне шулай ышандырдылар, ди Зәбиров әфәнде. Өстәп шуны да әйтеп үтик, якынча исәпләүләр буенча «Милли авыл»дагы бер йортның төзелеше 70 миллион рубльгә кадәр җитәргә мөмкин.

Гафия Алеева
Шәһәр мохтарияте рәисе Гафия Алеева, бик кыйммәткә төшкән мондый төзелешнең халыкка файдалы булуына бик тә икеләнә. "Аңа урын да бик уңайсыз җирдә бирелгән, миллион халык яшәгән зур шәһәрдә анда барып йөрү дә проблема булачак. Аннан соң, зоопаркларга хайваннар карарга йөрибез бит, бу "Милли авыл"да да шулай халык йорты дип, төрле халыкларны карап йөрү генә булмасмы икән, шундый хәлгә төшеп калмабызмы икән", ди Гафия Алеева.

“Милли авыл” корылмасын төзү турындагы сорау каралган киңәшмәләрнең берсендә катнашкан бер яшь милләттәшебез уңайрак мисаллардан үрнәк алырга кирәк дип саный. Мәсәлән, Ульянда татарларга аерым бер йорт бирелгән, анда мәдәният, мәгариф эшләре белән дә шөгыльләнергә, газет та чыгарырга, төрле түгәрәкләр дә оештырырга мөмкин, ди.

Төрле милли оешмаларның аерым урыннарда урнашкан булуы ниндидер чикләү китереп чыгара дип уйларга кирәкми, алар үзара дус яшиләр, бер-берсенә кунакка, чараларга йөриләр, тагы Дуслык йортында үткәрелә торган уртак чаралар бар, ягъни берләштерә торган үзәк инде бар, ә аны кабатлаучы башка үзәк кирәкми, ди яшь милләттәшебез.
XS
SM
MD
LG