Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран-Төркмәнстан арасында яңа газ үткәргече ачылды


Иран белән Төркмәнстан арасында икенче газ үткәргече проекты ачылды. Ачылыш тантанасында һәр ике илнең президентлары катнашты. Иран президенты Әхмәдиниҗат яңа ачылган газ үткәргечнең ике ил мөнәсәбәтләренә яңа сулыш өрәчәген әйтте.

182 чакрым озынлыктагы Дөвләтабад-Сарахс-Ханкыран газ үткәргече Иранга җибәрелгән газ күләмен ике тапкырга арттырырга ярдәм итәчәк. Иран һәр ел Төркмәнстаннан 20 миллиард кубометр газ сатып алырга планлаштыра.

Әхмәдиниҗатның Төркмәнстан сәфәре 5 гыйнварда башланган иде. Үзәк Азия илләре сәфәре кысаларында ул атна башында Таҗикстанда булды. Анда Иран башлыгы икътисад һәм төбәкара мөнәсәбәтләр турында фикер алышты.
XS
SM
MD
LG