Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларның киләчәге үзәге ябылды


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының этнологик мониторинг үзәге бетерелеп, аның хезмәткәрләре башка бүлекләргә күчерелде. Бу үзәк үз вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм тарих институты карары белән булдырылган иде.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы 2010 елдан алып 2020 елга кадәр төбәктәге татарлар үсеше программасын әзерли башлады. Конгрессның андагы башкарма комитеты рәисе Ринат Насиров: “Мәгариф, демография, фән, матбугат чаралары һәм башка юнәлешләр буенча эшләүче махсус төркемнәр булдырылды”, дип белдерә. Үсеш программасын әзерләүче әлеге төркемнәргә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, белгечләр кергән.

“Безнең үзәк әлеге эшләрнең башы иде. Без аның концептуаль проблемаларын һәм төбәкләрдәге үсеш программаларының төзелешен эшләдек. Без моңа кадәр чыгарган китаплар алар өчен фәнни-методик нигез дә булып торды. Татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән узган елдан бирле төбәкләрдә андый эшләр бара. Әмма аның үзәге юк булып чыга. Сәер хәл килеп чыга, төбәкләр әзерләп бетергәч, безнең баш кая дип таләп итәчәкләр. Ә баш юк”, ди Казандагы этнографик мониторинг үзәгенең җитәкчесе булып эшләгән галим Дамир Исхаков.

Рафаэль Хәкимов
Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов, әлеге үзәк Татар конгрессы башкарма комитеты аша финанслана иде, ә 2009 елда аңа финанслау гомумән булмады, дип белдерә.

“Ул үзәкне Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә башлаган идек. Ул яхшы гына эшләп үз вазифаларын үтәде. Бүгенгә үзәктә өч кеше генә калды. Аларның икесе Урта гасыр тикшеренүләре белән шөгыльләнә. Берсе – Дамир Исхаков, ул социолог-демограф. Безнең этнология бүлегендә көчләр күбрәк. Анда Мусина, Сәгитова, Габдрахманова эшли. Бөтен темалар шунда күчәчәк”, ди Хәкимов.

Тарих институты мөдире мониторинг үзәге булдырылганга кадәр әлеге эшчәнлекнең барыбер шул этнология бүлегендә барганлыгын әйтеп китте. Бүгенге үзгәрешләрнең кулайлалаштыру (оптимизация) икәнлеген дә кире какмады.

Дамир Исхаков әйтүенчә, әлеге үзәкне ябу карары узган елның 30 декабрендә гыйльми шура утырышында кабул ителгән. Әмма галим, бу үзәктә Рафаэль Хәкимов әйткәнчә 3 кеше түгел, ә 5 кеше эшләгән иде дип белдерә. Әлеге үзәк татар милләтен үстерүнең концепциясен һәм программасын эшләү белән шөгыльләнде.

“Без бу теманы Татарстан фәннәр академиясенең тикшеренүләр программасына керткән идек. 2006 елдан бирле әлеге теманы эшләп килдек һәм киләсе елга без аны төгәлләргә тиеш идек. Гадәттә төгәлләнергә торган теманы япмыйлар, ә монда тема ябылган булып чыга”, ди Исхаков.

Галим сүзләренчә, 2003 нче елдан алып ябылганга кадәр үзәк хезмәткәрләре 14 монография, бер фәнни-популяр китап һәм шактый күп җыентыклар чыгарган.
XS
SM
MD
LG