Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:55

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 80 яшь тулды. Гыйнвар азагында туган ягында аның иҗат кичәләре үтәчәк.

Башкортстанның Зианчура районындагы Күгәрчен исемле бик матур татар авылында туып үскән Марат Кәримовның зур талант иясе булачагы маңгаена ук язылган булган күрәсең. Кечкенәдән үк иҗат белән шыгыльләнергә яраткан сәләтле малай яшьтәшләре арасында үзенең гел шигыранә телдә сөйләшергә яратуы белән аерылып тора.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Марат Кәримов башта Ырымбурда, аннан соң, Зилаер педагогия училищесында укый. Армия хезмәтеннән әйләнеп кайткач, яшь белгеч Уфадагы “Ленинчы” гәзитендә журналист һөнәре нечкәлекләренә өйрәнә. Аннан соң Мәскәүдә башта югары комсомол курсларында, соңрак әдәби курсларда белем алу еллары бай тәҗрибә бирә егеткә.

Уфага әйләнеп кайткач, Марат Кәримов тулысынча журналистикага һәм әдәби иҗатка чума. “Пионер” һәм “Һәнәк” журналларының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара, республика телевидениесенең әдәбият редакциясендә хезмәт итә. Шул елларда журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән бергә алып барды талантлы шәхес.

Төрле телләрдә дистәләгән шигырь һәм проза китаплары дөнья күрде аның. Иҗатында лирика өстенлек алса да, Марат Кәримов сатира һәм юмор остасы буларак танылды. Бу җәһәттән Башкортстан әдәбиятын югары баскычка күтәрде ул. Хәтта шул чәнечкеле иҗаты өчен талантлы шәхес шактый еллар буе республикада төрлечә басымнарга да дучар булу чорын кичерде. Әмма шундый кимсетелүләрне дә, язмышына буйсынмыйча, горур җиңеп чыкты олуг әдип.

Күркәм юбилее уңаеннан “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Марат ага үзенә хас булганча, шаян һәм кинаяле итеп, “мин әле үземнең 80 яшемне һич кенә дә сизмим, бу ниндидер ялгышлык”, - диде. Марат ага Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә дә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды М. Кәримов. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар шагыйрьләре һәм прозаиклары хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.

Әле үзенең 80 яшьлек юбилеен да аксакал шагыйребез илһамлы иҗатта каршылады. Аның сайланма әсәрләренең 3 томлыгы дөнья күрде. Хәзер китап нәшриятында 4нче һәм 5нче томнары чират көтеп ята.

Халык шагыйренең түгәрәк юбилее чаралары гыйнвар азагында Зианчура районы үзгендәге мәдәният сараенда һәм аның туган авылы Күгәрчендә зурлап билгеләнәчәк. Анда Татарстан әдипләре дә кунакка киләчәк.

XS
SM
MD
LG