Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия банкы Татарстанда яңа акчаны сыный


Русия банкы 100 сумлык кәгазь акчаларны тиз пычырану һәм искерүдән саклар өчен аларга махсус лак сөртеп чыгара башлый. Яңа акчалар сынау рәвешендә Екатеринбур, Татарстан һәм Новосибирскта кертеләчәк. Бу хакта Русия банкының идарә җитәкчесе Владимир Финогенов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Русиянең кайбер төбәкләрендә яңа 100 сумлыклар инде кулланышка кертелгән. Андый акчаны чыгару чыгымнары 10% артык була. Әмма андый "сакланган" акчаның гомере озынрак була, диде идарә башлыгы.

Ярты елдан кулланышта булган барлык 100 сумлыкларны банкка кире кайтарып тикшерәчәкләр.

Русия банкы уздырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, 100 сумлыклар халык арасында иң күп кулланылган акча берәмлеге булуы ачыкланган.
XS
SM
MD
LG