Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаити башкаласында 150 меңнән артык кеше җирләнгән


Һаити хакимиятләре белдергәнчә, көчле җир тетрәү аркасында илнең башкаласында гына 150 меңнән артык кеше үлгән. Бу хакта илнең мәгълүмат министры белдерде.

Бу рәсми исәпләнгән, җирләнәгән кешеләр саны гына, чынлыкта һәлак булучылар саны күпкә зуррак булырга мөмкин.

12 көннән соң исән кулучыларны табу ихтималы юк дәрәҗәсендә, дип әйтә коткуручылар. Хакимиятләр коткару-эзләү чарасын туктату турында белдерә.

Әмма шул ук вакытта, Франция коткаручылары хәрәбәләрне тарату эшен дәвам иттерә. Якшәмбе көнне җимерекләр астында бер исән кеше табылган.
XS
SM
MD
LG