Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давоста 40нче Дөнья икътисади форумы башлана


Иң алга киткән илләрнең сәясәтчеләре, икътисад белгечләре, Швейцариянең Давос шәһәренә җыела. 5 көн буе барачак форумда ике меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Игътибар үзәгендә, дөнья күләм рецессиядән чыгу юллары, финанс институтларның реформасы торачак.

Форумны Франция президенты Николя Саркозы ачып җибәрергә тиеш. Русияне анда финанс министры, илнең иң зур ширкәт җитәкчеләре вәкиллек итә. Татарстаннан Давоска премьер-министр Рөстәм Миңнеханов килергә җыена.
XS
SM
MD
LG