Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү сәхнәсендә яңа йолдыз


Айдар Галимов белән
Айдар Галимов белән

Мәскәүдәге «Мир» концерт залында Рэдик Ефремовның «Таянырлык дустар булһын» дим исемләнгән концерт программасы узды. Башкортстаннан булса да, мәскәүләр өчен үзләренеке булырга өлгергән Рэдик ГИТИСның бишенче курс студенты. Гаҗәбе дә шунда, ул уку йортында Рэдик җырчы булырга түгел, продюссерлык эшенең нечкәлекләрен өйрәнә.

Татар-башкорт җырларының тирән моңнарына аны әнисе - композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Арсланголова-Ефремова өйрәткән. Рэдикның ул көнне халыкка тәкъдим иткән альбомындагы барлык җырларының авторы аның әнисе, Флера ханым. Алар шулай ук әниле- уллы бергә дә җырлар башкардылар.

Рэдик Ефремов җырларын татар, башкорт, чуаш телләрендә җырлады һәм татар, башкорт халык җырларын да башкарды.

Рэдик Ефремов әнисе Флера Арсланголова-Ефремова белән

Аны котларга дип Башкортстаннан килгән җырчы Айдар Галимовны тәкъдим итәр алдыннан Рэдик балачагыннан истә калган бер вакыйганы сөйләде: "Миңа әле биш кенә яшь иде ул вакытта. Минем туган авылым Эстәрлебашка концерт белән бер зур җырчы килгән иде. Минем бик нык аның белән бергә сәхнәдә басып җырлыйсым килде.

Мин әнине интектергәнмендер инде, ләкин Айдар Галимов белән бер сәхнәдә җырлау бәхетенә ирештем. Ә инде хәзер Айдар Галимов мине котларга Мәскәүгә килде, без аның белән бүген дә ул вакытта җырлаган «Моңнар кайтсын авылга» җырын бергәләп җырлаячакбыз", диде.


Рэдик Ефремовны Айдар Галимов кына түгел, Башкортстанның Русия Федерациясендәге вәкиле Салават Гомәров та котлады. "Безнең татар-башкорт гаиләсендә барлыкка килгән мондый талантларны хупларга, теләктәшлек белдерергә кирәк. Алар булганда безнең башкорт мәдәнияте дә, газиз татар мәдәнияте дә алга таба барачак, үсәчәк. Шуңа күрә без сине ярдәмебездән ташламаячакбыз", диде цл.

Ул көнне тамаша залында халык тулы иде. Алкышлар, чәчәкләр белән алар үзләренең котлауларын җиткерделәр. Ә инде Рэдик Ефремовны беренче альбомы белән котларга Татарстаннан Сөмбел Билалова, Мәскәүдән Наилә Фатехова, Гнесиннар исемендәге уку йорты аспиранты баянист Илдар Сәләхов Башкортсаннан Айдар Галимовтан башка Фәдис Ганиев һәм башка җырчылар һәм биючеләр, музыкантлар килгән иде.
XS
SM
MD
LG