Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләген дәгъвәлау башланды


Иҗади берлекләр, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары язучы-шагыйрьләрне Тукай бүләгенә тәкъдим итә башлады. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Резеда Вәлиева, Ркаил Зәйдулла, Мәдинә Маликова, Фоат Садриев, Яхсүф Шафиков бар.

Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү кызган чорда Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов (тәхәллүсе Мөхәммәд Мирза) “Азатлык” радиосының берничә соравына җавап бирде.

Илфак әфәнде,Тукай бүләгенә язучы-шагыйрьләрне кайсы оешмалар тәкъдим итте? Татарстан язучылар берлеге кемнәрне күрсәтте?


Илфак Ибраһимов
Язучылар берлеге Тукай бүләгенә “Мәгарә” китабы өчен шагыйрь Ркаил Зәйдулланы һәм “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогия авторы Фоат Садриевны күрсәтте. Шулай ук берничә хезмәт коллективыннан да намзәтләр билгеләнде. Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты “Тылсым” романы белән язучы Мәдинә Маликованы, Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарихы факультеты Резеда Вәлиеваның шигырьләр җыентыгын, Актаныш районы хакимияте һәм матбугат академиясе язучы Яхсүр Шафиковны тәкъдим итте. Язучылар берлеге исә күрсәтелгән һәрбер әсәргә иҗади бәяләмә бирә.

Татар иҗтимагый үзәге Фәүзия Бәйрәмованың соңгы алты елда язылган әсәрләрен күрсәтте. Узган елларда берлек тә Бәйрәмованы Тукай бүләгенә тәкъдим итеп караган иде. Белгәнебезчә, аның әсәрләре татар тарихына багышланган.

2009 елда Фәүзия Бәйрәмова үз теләге белән язучылар берлегеннән киткән дигән хәбәр дә таралган иде.


Юк, ул берлекне ташламады. Без берлекнең киләчәген аның исеме белән дә бәйлибез. Ул безнең олы язучыбыз. Мин аңа иҗади уңышлар телим.

Ә ни өчен нәкъ тә Фоат Садриев белән Ркаил Зәйдуллага тукталдыгыз?

Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” романы XX гасырның икенче яртысын тулысынча колачлый. Еш кына бүгенге чорны тасвирлаучы язучыларыбыз бармы дип сорыйлар. Ул, әлбәттә, Фоат Садриев. Әлеге әсәрдә тарихка бәя бирү, фәлсәфи фикерләр, киләчәк турында уйлану бар.

Ркаил Зәйдулла – безнең олы шагыйребез. Ул татар әдәбияты шигъриятенә үзе бер буынны алып килгән шагыйрь. Аның шигърияте үз сүзе булган, милли, иҗтимагый эчтәлекле шигърият. “Мәгарә” җыентыгы гомере буе язган шигырьләренең иң асылларының тупламасы. Китап әдәбият белгечләре, укучылар тарафыннан да киң яклау тапты.

Илфак әфәнде, быел Бәйрәмованың Тукай бүләгенә тәкъдим ителүе аның тирәсендә барган бәхәсләр белән бәйле түгелме?


Беләсезме, Нобель бүләген сәяси эшчәнлек, диссидентлык өчен бирелә дип сөйлиләр. Миңа калса, монда ике әйберне бутарга ярамый. Әлбәттә, Фәүзия Бәйрәмова да, башка язучылар да берникадәр дәрәҗәдә сәясәтче. Чөнки әдип – ул мөнәсәбәт белдерүче кеше. Ә Бәйрәмова тарихчы да, сәясәтче дә. Заманында депутат та булган кеше. Аның иҗат белән сәяси көрәшне бергә алып баруы феноменаль күренеш. Ләкин без аны беренче чиратта олы язучы итеп беләбез.
XS
SM
MD
LG