Accessibility links

Кайнар хәбәр

Португалиянең Мадейра утравында корбаннар саны 40ка җитте


Фунчал – Португалия рәсмиләре хәбәр итүенчә, Атлантик океанда урнашкан Мадейра утравында су басулар һәм убылмалар нәтиҗәсендә корбаннар саны 40ка җиткән. Җәрәхәтләр алучы һәм югалучы кешеләр саны 100дән арткан.

Хакимиятләр утрауга махсус боралаклар, көймәләр белән ашыгыч ярдәм җибәргән.

Португалия премьер-министры Жозе Сократеш утраудагы вазгыять уңаеннан борчылу белдерде. Эчке эшләр министры Руи Перейра анда гадәттән тыш хәл кертү ихтималын әйтте.

Мадейра утравы Португалиянең материк өлешеннән 900 чакрым ераклыкта урнашкан һәм дөньякүләм танылган ял итү урыны санала.
XS
SM
MD
LG