Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ стратегик һөҗүм кораллары килешүен әзерләү сузыла


Русия белән АКШ арасында стратегик һөҗүм коралларын чикләү турыдагы яңа килешү мәсьәләсендә килешмәүчәнлекләр дәвам итә.

Дәүләт Думасының халыкара комитет рәисе Константин Косачев әйтүенчә, стратегик һөҗүм кораллары килешүе белән ракета калканы мәсьәләсен бергә кушуда каршылыклар килеп чыга.

Аның әйтүенчә, Русия яңа килешүдә ракета калканы төзүне тыярга теләсә, АКШ моңа риза түгел.

Шулай да Косачев, "сәяси ихтыяр" булган очракта, килешмәүчәнлекләрне бетереп 2-3 атнада килешүне тәмамлау мөмкин булачак диде.
XS
SM
MD
LG