Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Пермь краеның татар һәм башкортлар яши торган Барда районында фольклорчы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров укулары үтте. Барда – Ягъфәровның туган ягы.

Ягъфәров укулары быел икенче тапкыр оештырылды. Беренчесе аның вафатыннан соң ярты ел үтүгә уздырылган. Районның “Таң” газеты мөхәррире Эльмарт Уразов әйтүенчә, Ягъфәров укуларын оештыру аерым бер кешенең генә идеясе түгел. “Бу Рәшит абыйны белгән, яраткан милләт җанлы кешеләрнең уртак тәкъдиме булды”, ди ул.

Быелгы укулар ике өлештән торды. Беренчесе Карман, Сараш, Барда авылларында февраль башында үткән. Анда Барда һәм күрше-тирә районнарның татар авылларыннан мәктәп укучылары, фольклор коллективлары катнашкан. Икенче өлешнең программасы күпкә бай.

Анда мәрхүмнең хәләл җефете Әкълимә ханым, улы Илдар Ягъфәров, туганнары катнашты, Бөтендөнья татарлары конгрессыннан да вәкилләр чакырылган иде. Ягъфәров укуларына шагыйрә Флера Тарханова, яшь җырчы Гөлгенә Кәлимуллина һәм “Азатлык” радиосы хәбәрчесе бардык.

26 февраль көнне Рәшит Ягъфәров укыган Карман һәм Сараш мәктәпләрендә тактаташ ачу тантаналары үтте. Хәзер Барда районында Рәшит Ягъфәров истәлегенә дүрт элмә такта куелды.

Аның беренчесе “Таң” газеты мөхәрриятенең бинасына, икенчесе туган авылы Күчтәнтидә эленгән.

Кич белән Күчтәнтидә авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары концерт куйды. Урыс теленә Константиновка дип тәрҗемә ителгән Күчтәнти - Рәшит Ягъфәровның икенче туган авылы. Ул туып-үскән Күчтәнти Баш бүген таралган инде, әмма шушы авыл кешеләре 2000 елдан башлап ел саен анда сабантуй оештыра. Бу Сабантуйны да Ягъфәров башлап җибәргән.

2008 елда Күчтәнти авылының 400 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Бу тарихи бәйрәмне оештыруда да Рәшит Ягъфәровның өлеше зур булган. Ул авыл көнен уздыру өчен тарихи мәгълүматлар туплаган, Казаннан язучылар, җырчылар алып кайткан.

Икенче көн Рәшит Ягъфәровның каберенә чәчәк салудан башланып китте. Аннан соң районның мәдәният сараенда китап тәкъдим итү булды. Быелгы Ягъфәров укуларына бардалылар “Җәгъфәр” дигән китап чыгарган. Рәшит Ягъфәров турындагы җыентыкка аның хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм якташларының истәлекләре тупланган. Китап Барданың “Таң” нәшриятында чыккан. Киләсе елга Рәшит Ягъфәровның моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләрен дә кертеп, тагын бер китап нәшер итәргә уйлыйлар.

Шунда ук Ягъфәров исемендәге бәйгенең йомгаклау туры булды. Бәйге өч номинациягә бүленгән: фольклор коллективлары, Ягъфәров әсәрләрен укучылар һәм шушы җирлектә яшәп иҗат итүчеләрнең үз әсәрләрен укучылар. Былтыр бу бәйгедә 250дән артык кеше катнашкан булса, быел аларның саны 300гә якынлашкан. Анда бардалылар гына түгел, күрше Уен, Кунгур, Лысьва районнарыннан, Чайковский шәһәреннән дә катнашучылар бар.

Быелдан башлап Барда хакимияте Рәшит Ягъфәров исемендәге премия булдырды. Ул Пермь краенда яшәп татар телендә иҗат итүчеләргә биреләчәк. Иҗат эшләрен марттан кабул итә башлыйлар.

Ягъфәров укулары ел саен эчтәлеген үзгәртеп, яңа формалар белән тулыланып торачак, ди район җитәкчелеге. Бу чараларга кунак булып кайткан Әкълимә Ягъфәрова райондашларына зур рәхмәтләрен җиткерде.

Ягъфәров укулары Бөтендөнья татарлары конгрессының быелгы җанисәп буенча планына да кертелгән иде. Рәшит Ягъфәров Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыруга күп көч салган, милли хәрәкәттә башлап йөрүче.

Бардада аның исемендә укулар үтү очраклы түгел. Пермь ягында 136 меңнән артык татар яши. 1989 елгы җанисәп вакытыннан 14 меңгә якын кимегән. Пермь шәһәрендә татарларның милли-мәдәни мохтәрияте булса да, край татарларының милли-мәдәни үзәге Барда, ди район җитәкчелеге.

Монда район халкының 97 проценты татар һәм башкорт халкы. Шуның 63 проценты – башкорт булып санала, 33-е – татарлар. 1989 елгы җанисәптән соң, районда гомумхалык саны кимесә дә, 2002 елда элекке санга караганда, үзен татар дип санаучылар күбрәк булды, диде урындагы җитәкчелек.

Мәктәпләрдә татар теле туган тел буларак өйрәнелә. Татар телендә чыгучы “Таң” газетына 2011 елда 80 ел тула.

Рәшит Ягъфәров бөтен гомерен татар авыз иҗатын өйрәнүгә, милли хәрәкәткә багышлаган. Аның фәнни һәм әдәби иҗаты бу көннәрдә тагын да тирәнрәк өйрәнелде. Рәшит Ягъфәров исеме хәзерге яшьләргә дә рухи кыйбла табарга ярдәм итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG