Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге тышкы сәясәтен шәрехләде


Кэтрин Эштон Европа парламентында Европа Берлегенең тышкы сәясәте турында чыгыш ясый
Кэтрин Эштон Европа парламентында Европа Берлегенең тышкы сәясәте турында чыгыш ясый

Европа Берлегенең тышкы сәясәт һәм иминлек өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштон Берлекнең тышкы сәясәттә төп юнәлешләре белән таныштырды. Чәршәмбе Страсбургта Европа парламентында ясаган чыгышында ул төп игътибар беренче чиратта Берлекнең күрше илләренә, андагы реформаларга биреләчәк диде.



Британия вәкиле Кэтрин Эштон бу яңа булдырылган җаваплы вазыйфага узган елның ноябрендә сайланган иде. Шул вакыттан бирле аннан Берлекнең тышкы сәясәтенә анык аңлатма бирүне көттеләр.

Чәршәмбедә Страсбургтагы Европа парламентында аны тыңларга тулы зал җыелды. Ләкин бу юлы да ул АКШ һәм Русия кебек стратегик партнерлар белән эш итү мәсьәләсендә бер яңалык та әйтмәде.

Берлекнең ут-күршеләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыруны Кэтрин ханым үзенең төп вазыйфасы дип атады. “Иң әүвәл, Берлекнең күрше тирәлегендә сәяси һәм икътисади реформалар аша, тагы да ныграк тотрыклылык һәм иминлек тәэмин итәргә кирәк” диде ул.

Эштон сүзләренчә, Европа Берлеге халыкара сәхнәдә лаеклы урын алырга тиеш. Ләкин башта күршеләр белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру зарур.

Максатка ирешү юлларына килгәндә, Эштон өстәмә мәгълүмат бирмәде. Үзенең 45 минутлык чыгышында ул АКШ белән Русияне андагы сәфәрләр уңаеннан гына телгә алды.

2008 елның августында Русия-Грузия низагы вакытында Европа Берлегенең арадашчылык итүен Эштон үрнәк итеп китерде. Аның сүзләренчә, Грузиядә һәм гомумән ул төбәктә тотрыклылык һәм иминлек булдыру Берлекнең төп эшләренең берсе булып калачак.

“Сәүдә өлкәсендә, виза тәртибен бетерү, сеператист төбәкләр белән бәйләнешләрне яңартуда ярдәм чаралары күрәчәкбез” диде Эштон.

Грузия һәм Европа Берлеге рәсмиләре элегә виза алуны җиңеләйтү мәсьәләсендә генә килешүгә ирешә алды. Виза тәртибен бөтенләй бетерү турында әлегә сүз бармый.

Эштон сүзләренчә, Европа Берлеге Русия белән Грузия турында сөйләшкәндә бар булган мәсьәләләрне дә көн тәртибенә кертеп сөйләшә. Бу аның Русияне шушы контекстта бердән-бер телгә алуы булды.
XS
SM
MD
LG