Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Сишәмбе Казанда “Урта гасыр төрки-татар дәүләтләренең тарихи географиясе һәм социаль-мәдәни үсеше” дигән темага халыкара фәнни конференция ачылды. Аның темасы XV-XVIII гасырның өченче чиреген үз эченә ала.

Чараны Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты оештырган.
Конференциягә Русиянең Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Төмән, Махачкала, Рязань, Якутски, Краснодар, Белгород, Курган, Сарански шәһәрләреннән, АКШтан, Төркия, Казахстаннан да галимнәр килгән.

Конферениядә урта гасырлардагы төрки-татар дәүләтләренең этносәяси һәм социаль географиясе, икътисадый үсеше, мәдәнияте турында сөйләштеләр. Бу дәүләтләр турындагы тарихи чыганаклар белән эшләү, аларның матди һәм рухи мәдәниятен музейларга урнаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Мондый конференция икенче тапкыр оештырыла. Беренчесе 2008 елда узды. Быел аның географиясе тагын да киңәйгән. Бу турыда оештыру шурасы рәисе урынбасары Илдус Заһидуллин сөйләде.
Илдус Заһидуллин

“Тарих институты соңгы елларда урта гасырларда татар тарихы буенча эзлекле эш алып бара. 7 томлык татар тарихының беренче-икенче томнары чыкты, тиздән Алтын Урда чорын эченә алган өченче том чыгачак. Ә дүртенчесе нәкъ менә татар ханлыкларына багышланган булачак, шуңа күрә бу конференция фәнни юнәлештән тыш, академик тарихны эшләү буенча да әһәмиятле”, ди Заһидуллин.

Ул тарихны географик шартлар белән бәйләп өйрәнергә кирәк дигән карашта: “Ханлыкларны, дәүләтләрне аерым-аерым өйрәнү еш кына методологик ялгышларга китерә. Алтын Урда таралганнан соң, идарә, сәясәт, мәдәният һәм башка бөтен өлкәләрдә дә традицияләр дәвам иткән. Шуңа да без бу конференцияләрдә татар ханлыкларының уртак якларын исәпкә алып эшләргә тырышабыз”, ди Заһидуллин.

Тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов та бу фикерне куәтли: “Моңа кадәр, бигрәк тә Совет чорында без тарихны өйрәнгәндә, гел социаль-икътисади шартларга игътибар юнәлтә идек. Кешеләрнең күп гамәлләренә табигать шартлары да йогынты ясый. Мәсәлән, хуҗалык алып бару төре. Шуңа карап, социаль мөнәсәбәтләр дә килеп чыга. Шуңа күрә тарихны комплекслы өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Урта Идел буендагы хәлләрне Кырым, Себер белән чагыштырып булмый? Ягъни табигать шартларын исәпкә алу - һәрбер төбәкнең тарихын конкретрак өйрәнү дигән сүз”, ди Госманов.
Миркасыйм Госманов


Курганнан Денис Маслюженко Себер ханлыгында Тайбуга династиясе һәм аның килеп чыгышы, генеологиясен мифлаштыру турында сөйләде. Аның чыгышы конференциядә катнашучы галимнәрдә бәхәсләр кузгатты. Себер ханлыгы турында конференциянең беренче көнендә аерым утырыш та каралган.

Конференциядә ике фәнни җыентык тәкъдим ителде. Аның беренчесе – “Француз тикшеренүчеләре күзлегеннән Урта гасыр һәм Яңа заман башындагы Көнчыгыш Европа” дип атала. Китапны Тарих институты эшләгән.

Икенче җыентыкны Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы архив идарәсе чыгарган. Ул “Төркиянең борынгы саклау урыннарыннан Идел-Урал төбәге турында XVI-XIX гасырларга караган тарихи документлар” дип атала. Бу китапка татар, төрек, гарәп телләрендә документлар кергән.

Конференция 17 мартта да дәвам итәчәк. Анда Казан ханлыгы турында аерым утырыш, шулай ук төрки-татар дәүләтләренең рухи мәдәнияте һәм сәнгате, матди мәдәнияте турында да утырышлар булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG