Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиягә Гуантанамо төрмәсенең өч тоткыны китерелгән


Грузиягә үзенә Гуантанамо төрмәседәге өч тоткынны ала. Бу турыда килешү Тифлис белән Вашингтон арасындагы яшерен сөйләшүдә кабул ителгән.

Гуантанамода терроризмда шикләнелеп тотылган ул тоткыннар иректә яшәячәк. Аларның кайсы ил ватандашы булуы сер итеп саклана. Өчесенә дә Грузиядә яшәү хокукы биреләчәк һәм алар полиция күзәтүе астында булачак.

Парламентның “Христиан демократлары” фракциясе лидерларының берсе булган Ника Лалиашвили “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә, бу тема буенча оппозиция махсус тыңлаулар оештыруны таләп итәчәк, алар куәт структураларына сораулар әзерли, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG