Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы 2010 елда Русиядәге тулаем житештерү күләменең үсәчәген фаразлый


Дөнья банкы Русиянең тулаем житештерү күләме 2010 елда 3,2% тан 5%-5,5% кадәр үсәргә мөмкин дип фаразлый.

Аның элекке, түбәнрәк фаразы январь аенда басылып чыккан иде. Банкның яңа хисабында исә Русия икътисады үсешенең ышанычлы мөһим факторы дип, эчке кулланышның артуын, пенсияләргә өстәмәләр кертүне, хезмәт хакларын арттыруны һәм икътисад исәп-хисабында доллар өлешенең кимүен саный.

Дөнья банкы 2010 елда дөнья икътисадының үсешен үзгәрешсез - 2,7% дип калдырды. Үсә барган илләрдә тулаем житештерү күләме - 5,2%, ә инде үсеш алган илләрдә ул 1,8% кына булыр дип фаразлый банк.
XS
SM
MD
LG