Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның төньягында кораллы һөжүмнәр, көньягында сәяси каршылыклар


Бүген Багдад тирәсендә бер хәрби блокпостка һөжүмнән биш гаскәри һәлак булган.

Гыйракның төньягындагы Мосул шәһәрендә юл кырыена салынган бомба шартлаудан бер кеше үлгән, икесе яраланган.

Илнең көньягындагы Басрада бүген премьер министр Нури әль-Мәлики тарафдарларының урам жыеннары узды. Алар 7 мартта узган Гыйрак парламентына сайлаулардагы тавышларны яңадан санауны таләп итә.

Якынча мәгълүматләргә караганда, әл-Мәлики блогы һәм аның төп көндәше булган элекке премьер-министр Ияд Әллави тарафдарлары якынча берчама тавыш жыйган. Көндәшләр бер-берсен сайлау нәтижәләрен дөрес күрсәтмәүдә гәепли.
XS
SM
MD
LG