Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә 2 шартлаудан 2 милиционер һәлак булды


Дүшәмбе иртән Ингушетиянең Карабулак шәһәрендәге 2 шартлаудан 2 милиция хезмәткәре һәлак булды.

Республика прокуратурасының тикшерү идарәсе белдерүенчә, берничә кеше яраланган.

Русия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Олег Ельников әйтүенчә, бомбалы интихарчы милиция идарәсе бинасына керергә маташкан, әмма туктатылгач бомбасын шартлаткан.

Бер сәгать тә үтмәстән якындагы машинада да бомба шартлап 1 кеше яраланган.

Террор һөҗүмнәре сәбәпле республика тәртип саклау көчлре иминлек чараларын арттырды.
XS
SM
MD
LG