Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Русиядә UNESCO исемлегендәге бер генә мәдәни мирасның да документы юк икән. Казанда Русиядәге UNESCO исемлегенә кергән корылмалар һәм аларны саклауга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.


“Игенчеләр сарае”ның язмышы да хәл ителмәгән


Казан Кирмәне янына ук салынган “Игенчеләр сарае” тирәсендәге юридик ыгы-зыгыга әле һаман да нокта куелмаган. Күптән түгел генә готика архитектура ысулы белән төзелгән бу бинага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күчеп аны үзенең баш фатиры итте.

Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә кануныйлыкны күзәтү федераль хезмәт башлыгы Александр Кибовский 15 апрель көнне Казанда булганда әлеге шау-шу тудырган “Игенчеләр сарае”н да карап узган.

“Бу мәсьәләдә мәкәмә эше тәмамланмаган. Әмма мин үзем хакимият оешмалары арасында мәхкәмәләшүгә каршы”, дип белдерде Кибовский. Ул үзара уртак фикергә килү ягында. Казансу елгасының сул як ярындагы Кирмән янына салынган үтә дә купшы биналарның барыбер Кирмәннең саклану өлешенә керәчәген дә әйтте. Кибовскийның тел төбеннән аңлашылганча, алар ничек төзелгәннәр шул килеш калачак.

"Игенчеләр сарае" һәм аның янындагы "заманча" биналар

Шөкәтсез биналар манзараны боза

Кибовскийны Кирмәннән ерак булмаган Богородецкий монастыре һәм андагы чиркәү тирәсендәге төзелешләр һәм советлар заманында зәвыксез итеп салынган 5 катлы хрущевкалар бигрәк тә борчый икән.

UNESCO исемлегенә кергән корылмаларның саклану өлеше булырга тиеш. Һәм UNESCO таләпләренә күрә әлеге саклану өлешендә ниндидер яңа төзелеш башлау катгый тыела, бары тик моңа кадәр булганнарын гына төзекләндерү рөхсәт ителә.

Кибовский үзенең чыгышы вакытында Русиянең бик күп шәһәрләрендә тарихи биналарны бөтен матурлыгы белән карап була торган манзараның юкка чыга баруына борчылуын да әйтте.

“Истәлекләр төзекләндерелгән дә кебек, ә күз салыр урын юк. Бөтен җирдә төзелешләр, “пыяла бармаклар”, кирпечтән салынган шөкәтсез йортлар тырпаеп тора. Болар барсы да канунсызлык хөкем сөргән узган 10 еллыктан калган мирас”, ди Кибовский.

Казан Кирмәне чиратта 5нче

Советлар заманында тарихи биналарны саклау өчен ике генә документ кирәк булган. Ә бүген исә, Кибовский сүзләренчә, тарихи һәйкәлләрне саклау өчен 14 документ булдырырга кирәк. Баксаң, Русиядә бөтен документлары булган бер генә мәдәни мирас корылмасы да юк икән. Кибовский бу хәлне зур фаҗига дип атый. UNESCO исемлегенә кергән корылмалар Русиядә 22, ә аларның үз илендә хокукларын билгеләүче паспорт-документлары юк булып чыга.

Шулай да Кибовский сүзләренчә, тәртипкә китерү башланган. Иң беренче чиратта Мәскәү Кирмәне янындагы “Билгесез солдат” мемориаль комплексы документлары тәртипкә китереләчәк. Казан Кирмәне әлеге исемлектә 5-нче урында тора.

Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең архитектура истәлекләре һәм мәдәни мирасны саклау бүлеге башлыгы Ольга Авксентьева сүзләренчә, Казандагы тарихи урыннарны саклау проекты эшләнгән инде. Әмма әлегә ул кабул ителмәгән. Аны кабул иткәнче җәмәгатьчелек һәм шулай ук белгечләр дә тикшерәчәк икән. Шулай ук Казан Кирмәненең саклану өлеше дә расланачак.\

Казан Кирмәненең саклану өлеше (проект)

Болгар да UNESCO исемелегенә керергә тели

Кирмәннең UNESCO исемлегендә булуы, беркемгә дә сер түгел, Татарстан өчен горурлык. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева сүзләренчә, Болгар дәүләт тарихи-археология музей-тыюлыгын да әлеге исемлеккә кертергә телиләр.

“Без UNESCOның дөньякүләм мирас комитетыннан җавап алдык. Аларның үз таләпләре. Монда эшләп бетерәсе әйберләр бар. Нинди номинациягә кертүне дә тәгаенләргә кирәк”, диде Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, бу бик катлаулы эш. Татарстан 2011 ел ахырына кадәр бөтен документларны әзерләп бетерергә тиеш.

Зилә Вәлиева һәм Александр Кибовский

XS
SM
MD
LG