Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долларның кыйммәте үсә, евроныкы кими


Европа Берлеге акча берәмлеге евро доллар каршында соңгы 14 айда иң түбән дәрәҗәгә тәгәрәде. Евро кыйммәтен югалтуын дәвам итә, евро доллар каршында бүген 1.27 долларга кадәр төште.

Грециягә бәйле икътисади проблемаларның евро-зонага да тәэсир итүе, евроның кыйммәтен югалтуында төп сәбәп. Моңа өстәп Грециянең икътисади чараларны башкара алмау хәвефе дә акча берәмлеге кыймәтенең кимүндә зур роль уйный.

Евро/доллар кыйммәте арасындагы үзгәреш долларның башка илләрдә кыйммәтен арттыра башлады.

Икенче яктан, Дөнья икътисад базарында соңгы 18 айдагы иң югары дәрәҗәгә җиткән нефть бәяләре бу атна уртача 8 % кимиде.

Тексас төре чи нефть Нью-Йорк икътисад базарында якынча 79.47 доллардан исәпләнә.
XS
SM
MD
LG