Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыевның ике министры Британиягә качкан


Кыргызстанда вазыйфадан чикләштерелгән Корманбәк Бакыев хакимияте вакытындагы премьер-министрлык вазыйфасын башкарган Игор Чудинов белән Данияр Усеновның Британидә яшеренүе алга сөрелә.

Кыргызстан дәүләт иминлек министры Кәнәшбәк Душәбаев: "Элекке министрлар Британиядә яшеренә", дип әйтте. Ләкин ул Бишкәк хакимиятенең гаепләнгән кешеләрнең илгә кайтарылуы өчен сәяси чараларның башлавы турында мәгълүмат бирмәде.

Үсәнов Бакыев хакимияте җимерелгәнчегә кадәр хөкүмәтне җитәкли иде. Чудинов исә 2007 һәм 2009 еллар арасында премьер-министр вазыйфасын башкарган иде.

Кыргызстан дәүләт иминлек министры Бакиев тирәсендәге 20 кешенең кулга алынуын белдерде.
XS
SM
MD
LG