Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Русия җинаять кодексының 282-нче маддәсе турындагы бәхәсләргә Петербурның хокук яклаучылар шурасы да кушылды. Әлеге маддә нигезендә, Татарстанда да соңгы елларда берничә кеше хөкем ителде. Хокук яклаучылар, әлеге маддә тиешле кулланылмый дип саный.

282-нче маддә милләтара нәфрәт нигезендә яисә “социаль төркемгә карата дошманлык” уятуда гаепләп 5 елга кадәр хөкем итүне күздә тота.

Җәмәгатьчелек арасында маддә тирәсендәге бәхәс ЛДПР җитәкчесе Владимир Җириновский тәкъдименнән соң башланды. Узган ел март аенда ул Русия Дәүләт Думасына милләт, динара, җенси һәм социаль нигездәге нәфрәт өчен җинаять җаваплылыгын юкка чыгаруны күздә тоткан канун өлгесен кертте.

Бу канун өлгесе Думада әллә ни яклау тапмаса да, маддә тирәсендәге бәхәсләр әле дә дәвам итә.

Быел апрельдә инде Интернетта Русия президентыннан әлеге “экстремистик” маддәне кире кагуны сораган мөрәҗәгать астында имза җыю да башланды. Чөнки 282-нче маддә нигездә бик күп хокук яклаучылар хөкем ителде. Җәмәгатьчелек бу эшләрне хәрәмләшү дип саный.

Мисал өчен Татарстанда гына да әлеге маддә белән Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде, “Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнде, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бер ел шартлы җәзага тартылды, шулай ук Татарстан президентының элекке сүзчесе, журналист Ирек Мортазин 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, Дегетле колониясенә ябылды.

Матдәнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк

Хокук яклаучылар исә әлеге 282-нче маддә күп очракта тиешле кулланылмый дип саный. Петербурның хокук яклау шурасы секретаре Наталия Евдокимова сүзләренчә, ул күбрәк “үзгә” фикерләүче, хакимияткә оппозициядәге шәхесләргә карата кулланыла.

Шуңа да карамастан Петербур хокук яклаучылары бу җинаять кодексының 282-нче маддәсен яклап чыга. Алар фикеренчә, ул бүгенге көндә милли һәм социаль азчылыкларны яклау өчен бик мөһим.

“Ул ксенофобия нигезендә милләтара нәфрәт тудыру тыела дигән Конституциядәге маддәгә таяна. Күп кенә хокук яклаучылар аны җинаять кодексыннан алырга кирәк дия башладылар. Чөнки күп очракта моның нигезендә нәкъ хокук яклаучылар хөкем ителә. Ләкин безнеңчә, ул җинаять кодексыннан алынса, ксенофобияне хөкем итә торган канун бөтенләй булмаячак”, ди Евдокимова.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта әлеге маддәне юк итүгә түгел, ә 282-нче маддәгә бернинди кагылышы булмаган кешеләрнең аның нигезендә хөкем ителүенә каршы чыгарга кирәк.

Мисал өчен матдәдә социаль төркемгә карата дошманлык уятуда гаеплеләрне җәзага тарту каралса да, моңа кадәр әле бер генә эшсезне яклап җинаять эше ачылганы булмады. Ә шул ук вакытта Мортазин 282-нче маддә нигезендә Татарстан республикасы хакимияте вәкилләре булган социаль төркемгә карата дошманлык һәм нәфрәт уятуда гаепләнеп хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG