Accessibility links

Кайнар хәбәр

British Petroleum нефть казасын бетерүгә 930 миллион доллар тотты


British Petroleum (BP) ширкәте Мексика култыгында каза чыккан нефть коесын ябу өчен 930 миллион доллар акча тотканын белдерде. Белгечләр пычыранган суны чистартырга күпме акча кирәк булачагын фаразлый алмый.

Соңгы мәгълүматларга караганда көн саен диңгезгә 4 миллион литр нефть ага. Бу АКШ тарихында нефть сәнәгатендә булган иң зур каза.

Луизиана штаты ярларындагы хәл инде экологик фаҗига дип бәяләнде. Бүген бу штатка яңадан АКШ президенты Барак Обаманың килүе көтелә.

British Petroleum ширкәте кичә каза чыккан коены цемент белән тутыра башлады. Бүген бу эшләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG