Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет компанияләр кайбер сәхифәләргә чикләү куя


“UfaNet” һәм “Yota” интернет компанияләре Башкортстанда кайбер сәхифәләрне карауга чикләү куйган. Шул турыда интернетның “Ачык Уфа” сәхифәсе хәбәр итте.

Аңа караганда, бу компанияләр “Ачык Уфа” сәхифәсенә чикләү куйган. Моны алар сәхифәдә көн күргән кайбер район һәм шәһәр хакимияте башлары турында язмалар көн күрүе һәм Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең Казанга сәфәрен яктыртуы белән аңлата.

Хәбәр итүебезчә, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, галимнәр Казанга барып, “Яңа гасыр” телеканалының “Кара-каршы” дип исемләнгән тапшыруына төшеп кайткан иделәр. Ул тапшыру - халык санын алулар турында.

“Ачык Уфа” әлеге сәфәр турында җентекле мәкалә биргән һәм тапшыруның кыскача эчтәлеге белән таныштырган булган. Сәхифә интернет белән тәэмин итүчеләрнең чикләвен шулар белән аңлата.
XS
SM
MD
LG