Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландиядән Газзәгә һуманитар ярдәм килә


Ирландия көймәсе Газзә сызыгына һуманитар ярдам алып китте. Көймә анда шимбә көнне барып җитәр дип көтелә. Оештыручылар көймәдәгеләрнең Израил кулга алган очракта каршылык күрсәтмәячәген белдерде.

Көймәдә барлыгы 15 кеше, шул исәптән Нобель тынычлык бүләге иясе, 66 яшлек Мэйрид Магуир һәм элекке БМО генераль секретаре ярдәмчесе Денис Һоллидей да бар. Калганнарның күпчелеге Малайзияле һәм Индонезияле.

Ирландия Фәлестингә теләктәшлек чарасы вәкиле Кевин Скуайрес, әгәр дә Израил хакимиятләре көймәне туктатырга яки көймәгә керергә теләсә, көймәдәгеләр каршылык күрсәтмәячәк диде.
XS
SM
MD
LG