Бу тантаналы чарага башкорт вәкилләре дөньяның төрле төбәкләреннән җыелды. Иң зур вәкиллек Башкорстанның үзеннән. Күршедәге Чиләбе, Самар, Сарытау, Курган, Свердлау, Оренбур һәм Пермь делегацияләре дә иң зурлардан. Бүген корылтай уртак утырыш үткәрде, соңрак аның төрле секцияләргә бүленеп эшләве каралган.
Бөтендөнья башкортлары корылтае барышында 10-11 июнь көннәрендә Уфада Беренче башкорт яшьләре корылтае да узачак. Аны республиканың яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы белән Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Яшьләр шурасы оештыра.
Чарага Русия төбәкләреннән, чит илләрдән 700дән артык делегат җыелачак. Яшьләр корылтае программасы буенча 10 июнь Уфа буенча күргәзмә экскурсия, Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салу тантаналары оештырылачак. Башкорт эстрадасы артистлары каанашлыгында “Башкорт халкына хат” исемле тамаша узачак.
11 июнь Конгресс-холда Беренче башкорт яшьләре корылтаеның пленар утырышы узачак. Форумда милли мәгариф, тәрбия, демография һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк. Оешманың Шурасы сайланачак, Резолюция һәм Башкорт яшьләренә мөрәҗәгать кабул ителәчәк.