Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петр белән Феврония көнен татар гаиләләре ничек билгели?


8 июльдә Русиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләячәкләр. Бу көн славяннар календарендә Муром кенәзе Петр белән Феврония көне дип тә йөртелә. Ул Изге Вәли көненә альтернатива булырга тиеш.

“Татмедиа” агентлыгында шушы һәм 6-7 августта Казанның “Корстон” кунакханәсендә үтәчәк гаилә теркәү тантаналары уңаеннан Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Зарипова матбугат конференциясе үткәрде. Анда протоиерей Алексей Чубаков атакай белән Кол шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс та катнашты.

Татарстанда соңгы биш ай эчендә 19572 бала туган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бер меңгә күбрәк. Шушы вакыт эчендә 20 мең кеше үлгән. Бу сан былтыргыга караганда 500гә азрак. Болай дәвам итсә, Татарстанда депопулизация көрчегеннән чыгарга да күп калмаган. Бу турыда ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Зарипова сөйләде.

Аның сүзләренчә, соңгы биш ай эчендә ЗАГСта 8409 гаилә теркәлгән, 5700 пар аерылышкан. Аерылышучылар узган елга карганда 7 %ка кимрәк.

ЗАГС идарәсе яңа өйләнешүчеләрнең 8 июльдә һәм 6-7 августта аеруча күп булачагын хәбәр итә. Июль башында Гаилә көненә туры китереп өйләнешәчәкләр, ә август башында Рамазан ае алдыннан никахлашып калырга ашыгачаклар.

Ни өчен нәкъ 8 июль дигәндә, бу көн Русиядә Муром кенәзе Петр белән аның хатыны Феврония истәлегенә кабул ителгән. Алар элек-электән славян мәдәниятендә гаилә учагын саклаучылар булып тора. Ул беренче тапкыр 2008 елда Русия президентының хатыны Светлана Медведева башлангычы белән бәйрәм ителгән иде. Бәйрәмнең максаты - гаилә институтын ныгыту, гаиләнең рухи кыйммәтенә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү, аны ныгыту аша сәламәт милләт формалаштыру.

Русиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 14 февраль – Гашыйклар көненә альтернатива буларак та кабул ителде. Христианнарның изгеләр исемлегендәге Петр белән Феврония көне католик чиркәвенең Изге Вәли көнен кысырыклап чыгарырга тиеш, дигән фикердә Алексей Чубаков атакай. Чөнки 14 февраль ул гашыйклар көне, ә гашыйк булу белән мәхәббәт һәм гаиләдә яшәү икесе бер түгел, ди ул.

Гаилә көнендә Русиянең иң матур парларына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылачак. Бу медаль 25 елдан артык матур итеп яшәгән үрнәк гаиләләргә бирелә. Медальнең бер ягына Петр белән Феврониянең йөзләре, икенче ягына Гаилә көне тамгасы – ромашка чәчәге төшерелгән. Былтыр ул Татарстанда 39 гаиләгә бирелгән, быел аңа 50 пар лаек булачак.

Рамил хәзрәт Юныс

Христиан динендәге изгеләр истәлегенә туры китерелгән Гаилә көнен билгеләүгә Рамил хәзрәтнең мөнәсәбәте белән кызыксындык. Ул Ислам динендә аерым гаилә көне булмавын әйтте. “Ислам динендә андый көн юк. Әмма без толерантлык йөзеннән, конфессияләр һәм милләтләр арасында булган мөнәсәбәт тигез корылганга күрә, шушы чараларда бергәләп катнашырга тырышабыз. Чөнки безнең җәмгыятьтә гаиләнең урыны югары һәм нык булырга тиеш. Шуңа күрә бу көндә Ислам диненең дә катнашы, үзебезнең традицияләр буенча да, диннең гаиләдәге урынын билгеләү өчен әһәмияте зур дип әйтәсем килә.

Гаилә бит бер көн белән генә төгәлләнми. Гаилә ел саен, гомер буе булырга тиеш. Гаиләдә аерылышу булмасын өчен ир белән хатын көн саен эшләргә тиеш. Ялкау кешедә гаилә бармый. Гаилә – ул эш, шөгыль. Һәркөнне кадак кагылмаса, гаилә йорты ишелә”, диде Рамил хәзрәт.

Бөтенрусия татар гаиләсе вакыфы директоры, Татарстанның Иҗтимагый палата әгъзасы Миләүшә Гайфуллина да бу көнне хуплый. “Гаилә проблемнары бөтен республика, Русия проблемы ул. Шуңа күрә мин Светлана Медведеваның шушындый бәйрәм оештырып, елына бер тапкыр булса да, гаиләләрнең дәрәҗәсен күтәрү, алар турында сөйләү, басым ясауны бик матур күренеш дип уйлыйм. Гаилә мәсьәләсе бит ул татарлар өчен генә проблем түгел. Ул бөтен милләтләргә дә кагыла. Рус, чуваш, мари, удмурт, украиннар һәм чит илләрдә дә – һәрбер кеше гаилә, ди хәзер”, дип үз фикерен белдерде Миләүшә Гайфуллина.

Яшьләр арасында, шул исәптән мөселман яшьләре арасында да изге Вәли билгеләү киң таралган иде. Хәзер инде аңа Петр белән Феврония көне өстәлде. Яңа бәйрәм - Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелмәсә дә, ул гомуммилли, массакүләм вакыйгага әйләнәчәк, дип саный аны оештыручылар.

XS
SM
MD
LG