Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада инвалидлар өчен махсус автобус йөри башлады


Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар өчен беренче автобус һәм трамвай йөри башлады. Арбада йөрүче инвалидлар аңа утырып чит кешеләр ярдәменнән башка гына хастаханәгә, кибеткә, даруханәгә бара алачак.

“Комсомольская правда” язуынча, автобус шәһәр буйлап йөри. Анда урындыклар куелмаган, әмма тотыну урыннары автобусның аскы өлешендә урнаштырылган. Тукталышларда исә автобустан арба белән төшү өчен махсус җайланмалар куелган.
XS
SM
MD
LG