Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятен “манчыйлар”


Русиянең экс-президенты Владимир Путинның: “Террорчыларны, кирәк икән, бәдрәфтә дә манчырбыз”, дигән сүзләре күпләргә таныш. Соңгы чорда Башкортстан хакимиятен дә манчулар башланды.

Дөрес, сүз мәгълүмат манчуы турында бара. “Российская газета”, үзәк телевидениенең беренче каналындагы “Человек и закон”, НТВдагы “Максимум” һәм башка кайбер телевизион тапшыруларда Башкортстан җитәкчелегенә тәнкыйть яңгыраган иде. Соңгысы — узган якшәмбе беренче каналда булган атналык “Время” тапшыруы.

Анда Башкортстан турындагы сюжетта республиканың ягулык-энергетика тамагының канунсыз хосусыйлаштырылуы һәм сатылуы, шуннан кергән 2,5 миллиард сум акчаның билгесез тарафка очуы турында сүз барды. НТВ каналының “Максимум” программасында да да шул хакта сүз барган иде. Мортаза Рәхимов намусын һәм абруен төшергә өчен дип, каналны мәхкәмәгә бирде.

Бу беренче очрак түгел. 2007 һәм 2008нче елларда Мортаза Рәхимов “Максимум” программасын мәхкәмәгә береп, җиңеп чыккан иде. Дөрес, ул мәхкәмәләр Уфаның Калинин һәм Киров районнарында узды. Мортаза Рәхимов беренче каналны да мәхкәмәгә бирерме, әлегә билгеле түгел.

Президент хакимиятенең республика президентын пычраткан тагы берничә электрон һәм басма хәбәрдарлык чараларын мәхкәмәгә бирегә җыенуы мәгълүм. Бәйсез аналитиклар Республика президентына үзәк хәбәрдарлык чараларының ябырылуын Мортаза Рәхимов кәнәфиненең тәмам какшавы белән аңлата.
XS
SM
MD
LG