Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу Обама белән очрашачак


Израиль премьер-министры Беньямин Нетеньяһу, Газзәгә булган блокаданы җиңеләйткәннән соң бер көн узгач Вашингтонга бара.

Нетаньяһу АКШ сәфәре вакытында турыдан Якын Көнчыгышта тынычлык сөйләшүләренә игътибар юнәлдерәчәк. Моннан кала Иранның атом программасы мәсьәләсе дә Обама белән Ак Йортта булачак сөйләшүләр вакытында телгә алыныр дип көтелә.

Фәләстин ягы 2008 елның ахырында Израилнең Газзәгә хәрби чаралар башлау белән тынычлык сөйләшүләрен туктаткан иде.

Израил кичә Газзә сызыгына күбрәк азык-төлекнең керүенә рөхсәт итте, ләкин кайбер төзелеш әйберләренә һәм коралларга чикләүләр кертә.

2007 елдан бирле Газзәдәге идарәне үз кулына алган Хәмас хөкүмәте блокаданы бөтенләй бетерергә чакыра.

Израил 31 майда Газзәгә ярдәм ташыган көймәгә һөҗүм итеп, 9 кешене үтергәннән соң халыкара басымнарга дучар булган иде.
XS
SM
MD
LG