Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялтадa БДБ илләре җитәкчеләренең рәсми булмаган саммиты уза


Ике көнлек очрашуны 9 июльдә 60 яшьлеген билгеләгән Украина президенты Виктор Янукович оештыра.

Украина президенты администрациясе әйтүенчә, саммитта Кырымдагы инвестиция, курорт һәм транспорт мәсьәләләренә аеруча басым ясалачак. Кунакларга Украинаның яңа очкычлары да күрсәтеләчәк.

Юбиляр Виктор Янукович кунакларны Форостагы «Заря» дачасында каршы ала. Бу дачаның Советлар Берлегенең беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевныкы булуы билгеле.

Януковичны 60 яшьлеге белән котларга Русиянең билгеле сәясәтчеләре, эшмәкәрләре, шул исәптән президент Дмитрий Медведев теләк белдергән.
XS
SM
MD
LG