Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уяндыкта Шәҗәрә бәйрәме үтте


Үткән шимбәдә Башкортстанның Илеш районындагы Уяндык авылында Шәҗәрә бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Башкортстан районнарыннан гына түгел, Чаллы, Казан, Уфа, Пермь, Оренбур шәһәрләреннән һәм башка ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар иде.

Уяндык авылы — халык арасында билгеле авыл. 60 өйлек кенә бетеп яткан татар авылының монда туып үскән Ралиф Сафин ярдәме белән әкияттәгедәй танымаслык булып үзгәрүе турында сүзләр телдән телгә күчә.

Соңгы елларда Уяндык урамнарына асфальт җәелде, юллар төзелде, мәчет салынды, газ һәм телефоннар кертелде. Чишмә сулары тау астыннан урамга күтәртелде. Ремонт эшләреннән соң авылның иске йортлары курчак өйләренә охшап калды. Ул гына да түгел, Уяндык авылында яшәргә теләүчеләргә йорт салырга ярдәм итәләр. Авылда эш тә җитәрлек. Монда сарыклар, чабыш атлары үрчетәләр. Берничә гектар җирдә урнашкан яшелчә теплицасында кыяр, помидор үстереп саталар.

Хәзер инде халык Уяндыкка яшелчә алырга түгел, күбрәк ял итәргә йөри. Ял көннәре, бәйрәмнәрдә «Алая роза» дип аталган ресторан белән кунакханә туй һәм туган көннәр үткәрүчеләр белән тула. Кышын авыл кырыендагы тауда чаңгы шуалар. Боулинг, минигольф, бассейн, сауна - ял итү өчен барлык шартлар тудырылган Уяндык авылында.


Икенче ел рәттән Русия федерация шурасы вәкиле Ралиф Сафин туган авылында бәйрәм дә оештыра. Уяндыкка гаиләсе, якын дуслары белән кайта ул. Быелгы кунаклар арасында генерал- полковник Валерий Федоров, генерал-лейтенант Виктор Муитин, Ралиф Сафинның Уфа нефть институтында бергә укыган сабакташлары күренде.

Уяндык авылында оештырылган бәйрәмдә халык бик күп иде. Илеш кенә түгел, күрше-тирә Актаныш, Дүртөйле, Чакмагыш районнарыннан да, Чаллы, Казан, Уфа, Пермь, Оренбур шәһәрләреннән, башка ерак төбәкләрдән дә килгәннәр иде монда.

Бәйрәмгә Ралиф Сафинның кызы - җырчы Алсу да килгән иде. Яраткан җырчылары белән очрашуга кешеләр иртән үк җыела башлады. Уяндык урамы Мәскәүнең Арбатын хәтерләтте. Авыл янындагы мәйдан исә Сабантуй аланы кебек - тирмәләр куелган, сәүдә урыннары урнашкан, тирә-якка шашлык исләре таралган. Бала-чага ялыкканчы батутта сикерә, батырраклар һава шарында күкне гизә... Кояшта янып, эсседән әлсерәгән халыкны тау астында бәреп торган фонтаннар янында махсус куелган пушкадан атылган су парлары җиләсләндерә.

Ниһаять, көтеп алган минутлар җитте, бәйрәм концерты башланды. Аны Фәнүнә Сираҗетдинова ачып җибәрде. Халыкка күптән таныш җырларын башкарганнан соң ул: “Көнләшәм уяндыклардан, Ралиф Сафин ник безнең авылда тумаган икән?”, дип шаяртты.


Концерт программасын Михаил Грушевский белән җырчы Флорида Исмәгыйлева алып барды. Сәхнәгә бер-бер артлы яшь җырчылар Рөстәм Шакиров, Илмир Газизуллин, музыкант Айнур Фатыйхов, танылган җырчылар Айгөл Сагынбаева, Вәсилә Фәттәхова, Фәридә Тимербаева, җырчы- композитор Наил Шәймәрданов, халыкның яраткан җырчысы Айдар Галимов чыктылар. Артистлар бер тавыштан бәйрәмне оештыручы Ралиф Сафинга рәхмәтләр белдерде, уяндыкларга сокланып та, көнләшеп тә туймауларын яшермәде.

Бәйрәмнең үзәгендә, әлбәттә, Алсу чыгышы булды. Якташлары белән исәнләшеп ул сәхнәгә әтисе Ралиф Сафинны чакырды.

“Сезнең алда ни әйтермен икән дип уйлап чыктым. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, хатыныма, балаларыма, оныкларыма рәхмәтле, аларны авылыма алып кайтып шундый матур бәйрәм оештыра алуым белән бәхетле мин. Без бүген үткәннәрне искә төшереп йөрдек, мәчеттә, зиратта, чиркәүдә булдык”, диде Ралиф Сафин. Ул җыелган халыкка бәхет, сәламәтлек теләде, киләсе елда да бәйрәмгә чакырды.

Алсуның чыгышы исә сәгатьтән артык дәвам итте. Татар һәм башкорт телләрендә яраткан җырларын да, күптән популярлык яулаган эстрада җырларын да башкарды ул. Тамашачыларга Алсу тиздән башкорт телендә диск чыгарырга җыену турында да хәбәр итте.


Үзеннән соң Алсу микрофонны Мәскәүдән килгән урыс эстрадасының танылган җырчысы Олег Газмановка тапшырды. “Бу якларда мин беренче кат, мондагы табигатьнең матурлыгына таң калдым һәм, ниһаять, борынгы башкорт далалары башланган урынны күрдем”, диде Олег Газманов.

Уяндык аланында биюләр таңга кадәр дәвам итте. Яшьләр кайтыр якка кузгалганда, инде беренче әтәчләр кычкыра башлаган иде. Бәйрәм концерты салют белән тәмамланыр дип көтелсә дә, быелгы корылыктан куркып, аңардан баш тарттылар.

Бәйрәмдә 8 сәгать буе басып торган Төмән шәһәреннән кунакка кайткан Нәзирә ханымның сүзләре истә калды. Ул бер туктаусыз: “Бөтен түрәләр хөкүмәт акчасын туздырганда, үзе тапкан малын туган авыл халкының тормыш дәрәҗәсен, мәдәниятен үстерүгә багышлаучы Ралиф Сафин сокландыра. Шундый эшкуарлар күбрәк булса, бетеп баручы яки онытылган авыллар булмас иде”, диде ул.
XS
SM
MD
LG