Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Азәрбайҗан белән хезмәттәшлекне арттыра


Төркия президенты Абдулла Гүл Азәрбайҗандагы рәсми сәфәрен дәвам итә. Гүл Азәрбайҗан рәсмиләре белән очрашуында ике ил арасындагы хезмәттәшлекне арттыру һәм Кавказда тынычлык урнаштыру мәсьәләсен сөйләште.

Дүшәмбе көн Бакыга килгән Гүл беренче буларак Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу вакытында ике җитәкче бергә "стратегик уртаклык һәм югары хезмәттәшлек" килешүенә кул куйды.

Уртак матбугат очрашуы вакытында Алиев әлеге килешүнең киләчәк өчен тарихи әһәмияте булуын ассызыклады.

Төркия президенты да үз чыгышында, күрше Әрмәнстан белән булган "Нагорно-Карабах" низагында Азәрбайҗанны яклауны дәвам итәчәген әйтте.

Гүл шулай ук Көньяк Кавказдагы проблемаларга тыныч юлдан чишелеш табу адымнарын һәм чикләр арасында икътисадның ныгыту омтылышларын яклавын әйтте.

Төркия президенты Азәрбайҗанга булган яклавын арттырганда Русия президенты да якын арада Әрмәнстанга барырга җыена.

Русия президенты Дмитрий Медведев 19-20 август көннәре рәсми сәфәр белән Әрмәнстанга бара.

Зиярәт вакытында Русия Әрмәнстан белән стратегик хезмәттәшлекне ныгытуны максат куйган кайбер килешүгә кул куячак.
XS
SM
MD
LG