Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бушәһр атом энергия станциясе эшли башлады


Иранда илнең беренче атом энергия станциясе ачылды. Бушәһрдә станцияне ачу тантанасыннан соң Халыкара атом энергиясе идарәсе күзәтүчеләре һәм Русия вәкилләре катнашында реакторга беренче тапкыр ягулык салынды.

Станция көз айларында электр җитештерә башлаячак.

Русия ярдәмендә төзелгән станция 35 елда тәмамлана алды.

Станциягә атом ягулыгын Русия тәэмин итәчәк һәм ягулык калдыкларын башка максатларда кулланылмасын өчен кире үзенә алачак.

Көнбатыш илләре Иранны атом коралы җитештерергә омтылуда гаепли. Тәһран хакимияте исә бу гаепләүләрне кире кагып, атом програмының бары тик тыныч максатлар өчен генә кулланылачагын алга сөрә.

БМО Иранга атом программын туктатмау сәбәпле 4нче тапкыр санкция кертте.
XS
SM
MD
LG