Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә тоталитар режим корбаннарын искә алалар


Грузиядә тоталитар режим корбаннарын искә алу һәм теләктәшлек белдерү көнен билгеләп узалар.

Ил парламенты җәйге ялга китәр алдыннан соңгы утырышында 1939 елның 23 августында имзаланган Молотов-Риббентроп килешүе “рәхимсезлекне чагылдырган ике тоталитар - коммунист һәм фашист режимнарының символы булып тора” дигән карар кабул итте.

Ягъни Грузиядә коммунист һәм фашист тоталитаризмы арасында бернинди аерма күрмиләр.

“Теләктәшлек көнендә” парламент рәисе Давид Бакрадзе: "Ил 1921 елны Советлар тарафыннан басып алынды һәм андагы корбаннар ул гомуми коммунист-фашист тоталитаризмыннан зыян күргәннәрнең бер өлеше", дип белдерде.

23 августта Тифлиста тоталитар режим корбаннары истәлегенә һәйкәл төзелә башлау турында игълан ителде.
XS
SM
MD
LG