Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция эш ташлады


Франциянең һөнәр берлекләре хөкүмәтнең пенсиягә чыгу яшен 62кә кадәр озайту планнарына каршылык белдереп ил буйлап эш ташлау чарасын игълан итте. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада йөзләгән мең кеше катнаша.

Каршылык чарасы аркасында һава аланнары, тимер юл вокзаллары һәм шәһәрләрдәге транспорт эшенә зыян киләчәк.

Дүшәмбедән бирле Франциядә укытучылар да эш ташлады. Мәгариф хезмәткәрләре хөкүмәт әзерләгән реформаларга каршылык белдерә.
XS
SM
MD
LG