Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гей-парадлар оештыручы Николай Алексеев Мәскәүдә табылды


Мәскәү – Мәскәүдә гей-парадлар оештыручы Николай Алексеев өч көн элек хәбәрсез югалганнан соң, шимбә көнне Мәскәүдә табылды.

Алексеев сүзләренчә, чәршәмбедә Швейцариягә китәргә җыенганда Домодедово һава аланында аны билгесез кешеләр тоткарлаган.

Ике көн буена аны Мәскәү янындагы бер милиция бүлегендә тотканнар һәм гей-парадларын тыйган Мәскәү хакимиятләре өстеннән Европа мәхкәмәсенә биргән шикаятен кире алырга үгетләгәннәр.

Алексеев бу хәлнең тикшерелүен таләп итеп прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG