Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:09

Русия премьер-министры Владимир Путин җәй көнне янгын вакытында йортсыз калган барлык кешеләрне кышка кадәр торак белән тәэмин итәргә вәгъдә иткән булса да, зыян күрүчеләр әлеге эшнең акрын баруыннан зарлана. Йортларның вәгъдә ителгән вакытка әзер булуы икеле.

Мәскәүдән 130 чакрымда көньякта урнашкан Белоомут исемле кечкенә шәһәрнең мәдәният йортында киемнәр, аяк киемнәр тулган капчыклар төзелеп киткән. Шунда ук уенчыклар, көндәлек кирәк-яраклар да тулып ята.

Әлеге әйберләрнең барысы да җәй көнне янгыннар вакытында зыян күргән кешеләргә дип исәпләнгән. Русиядәге әлеге янгыннар вакытында барлыгы 50 кеше үлгән иде.

Якындагы Моховое авылы халкы әлеге мәдәният йортына көндә диярлек килә. Аларның авыллары тулысынча янып беткәч халыкны Белоомуттагы хәрби шәһәргә урнаштырганнар. Янгын нәтиҗәсендә бу авылда гына да 12 кеше үлгән.

Халыкның күбесе әле дә җәй көнне булган вакыйгалардан тынычлана алмый. Дистәләрчә еллар яшәгән йортларын ут бик тиз камап ала, гомер буе туплаган мөлкәтләреннән дә алар берни саклап кала алмый.

Өлкән яшьтәге Вячеслав исә алар киемнән башка берниләре булмавын әйтә. Чөнки алар утны сүндерерләр дип өметләнгән. Әмма 15 минут дигәндә барысы да янып беткән.

Путин дан казанырга тырышты

Авыл халкының кайгысына Мәскәү хөкүмәтенә булган рәнҗеш тә өстәлә. Һәм бу хәл бер бу авылда гына түгел.

Русия премьер-министры Владимир Путин июль азагында тулысынча янып беткән икенче Югары Верея авылында булганда, авыл халкы аңа шактый канәгатьсезлеген белдергән иде.



Бер хатын-кыз хәтта Путинга: “Сез безне исән килеш яндырып бетерергә теләдегез. Без ярдәм сорадык бит. Элегрәк уйлаган булсагыз бу хәл килеп чыкмас иде” дип кычкырды.

Путин Югары Вереядан тыш, янгын чыккан башка авылларда да, шул исәптән Моховоеда да булып кышка кадәр барлык халык тораклы булачак дип вәгъдә иткән иде.

Аның бу сәфәрләре ул вакытта хөкүмәткә каршы яңгыраган тәнкыйтьләрне бетерүнең бер өлеше булды. Шулай ук Путин августта ярты сәгать буе Рязань өлкәсендә янучы урманга 24 тонна су сиптереп игътибарны җәлеп итәргә тырышты.

Бу PR кампанияләр халыкны вакытлыча гына тынычландырган кебек булды. Әмма хәзер кыш якынлашканда канәгатьсезлек тагын арта.

Халык үз авылын сагына

Белоомутта төзелеш ширкәтләре ашыга-ашыга янгыннан зыян күрүчеләргә 152 йорт сала. Әмма аларның алдан вәгъдә ителгәнчә 25 октябрьгә әзер булачагында күпләр шикләнә. Җирле җитәкчеләр дә Путин билгеләгән вакытка өлгертү мөмкин түгеллеген ассызыклый.

Күпләр Белоомуттагы бер төрле йортларга күчкәнче үзләренең Моховоеда янган йортларын торгызу яки балаларына якынрак булу өчен шәһәргә күчү яхшы булыр иде дип саный.

Баштарак хөкүмәт берничә тәкъдим керткән булган-булуын: йорт салырга, фатир яки акча бирергә. Әмма соңрак сайлау мөмкинлеге булмавы ачыкланган. Һәм барысын да йорт сала башлаган.

Элек Моховоеда фатирда яшәгән Ирина Полферова аның гаиләсе өчен шәхси йорт туры килмәвен әйтә.

“Акча бирмиләр, ә нәкъ йорт тәкъдим итәләр. Ләкин мин йортны тота алмаячакмын. Чөнки ике кечкенә балам бар. Җир казырга, йортны ахыргача кеше рәтенә кертергә кирәк булачак. Мин аны физик яктан булдыра алмаячакмын”, ди ул.

Йортлар ашык-пошык төзелә

Ирина кебек Моховое кешеләре шулай ук җирле Белоомут җирле халкының канәгатьсезлеген дә сизә. Чөнки яңа йортлар салу өчен аларның рәсмиләштерелмәгән яшелчә бакчаларын тартып алганнар.

Моннан тыш йортлар өлешчә сазлык җирендә төзелә дигән борчылу да бар. Ә аларның ашыгып-ашыгып төзелүе инде сыйфатында шик тудыра.

Мәскәүдәге танылган архитектор Евгений Асс сүзләренчә, кайбер хилафлыклар белән бу йортларны ике айда да төзеп була.

“Безнең төзелеш тәртипләрен белгәнгә күрә, аны инде югары сыйфатлы төзелеш дип әйтеп булмастыр. Монда сыйфат түгел, сан мөһим. Бу Русиягә хас гадәти күренеш. Аны бит инде кешеләр күчсен дип түгел, ә беренче чиратта премьер-министр алдында хисап тотар өчен төзиләр”, ди ул.

Әмма Моховое авылында яшәгәндә халык хуҗалык тотса, яңа урында яшелчә тулы бакчалар, тавык һәм башка кош-корт асраулар инде булмаячак. Шуңа да карамастан, тиз арада аларга йорт салып бирүләрен авыл халкы хәтта бәхеткә саный.

Архитектор Асс сүзләренчә, моның һуманитар ягына да игътибар итәргә кирәк.

“Ягъни энә дә бүләк, дөя дә бүләк”, ди ул.

XS
SM
MD
LG