Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент татарча да сөйләде. Әмма бик кыска гына


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын тәкъдим итә, 13 октябрь, Казан
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын тәкъдим итә, 13 октябрь, Казан

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы башкарылган эшләргә нәтиҗә һәм алдагы максатларга багышланган еллык юлламасында ана телен өйрәнү хакында да әйтеп китте.


Миңнеханов чыгышының татар теленә багышланган өлешен туган теленә күчеп сөйләде. “Иле барның - теле бар, теле барның - иле бар”, дип башлады ул сүзен.

“Бүген барыбыз алдында бөек татар телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру бурычы тора. Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга гаиләдә зур әһәмият бирү кирәк. Әлбәттә, балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнүгә без бар шартлар да тудырырга тиеш. Бу - безнең мөһим һәм изге бурычыбыз”, диде Миңнеханов.

Әмма урта һәм һөнәр мәктәпләрендә, югары уку йортларында татар теленең язмышына мөнәсәбәттә берни дә әйтмәде. Аннан соң Миңнеханов русча чит телләрне өйрәнүнең зарурлыгы турында сөйләп китте. Президент сүзләренчә, халыкара оешмалар белән Татарстан икътисады багланышлары әнә нәкъ чит телләрне дә яхшы белүне сорый һәм инглиз телен укытуны тамырдан үзгәртүне таләп итә.

Татар мәктәпләре ябылмасмы?

Президент халык тормышына кагылган иң авыр проблемның берсе -- балалар бакчаларының җитәрлек булмавын да әйтеп китте. Республикада 24 мең балага урын җитми. Бу хәлне җайга салу өчен хосусый, гаилә бакчалары ачуны да, балалар бакчалары биналарына урнашкан оешмаларны чыгарып кире үз вазифасына кайтаруны да тәкъдим итте ул.

Билгеле булганча, Казанда күпчелек татар мәктәбе балалар бакчасында урнашкан. Аларның язмышы хакындагы сорау әлегә ачык кала.

14 мең кеше ярдәм сораган

Юлламада “таякның юан башы” җирле идарәләргә төште. Халык алдында торган күп мәсьәләләрнең урыннарда хәл ителмәве президентны да борчый.

“Ел башыннан президент исеменә халыктан 14 мең мөрәҗәгать килде. Алар өчен муниципаль идарәләр җаваплы булырга тиеш. Димәк, урыннарда бөтен проблемнар да чишелми. Моны минем халык белән булган сөйләшүләр дә дәлилли”, диде Миңнеханов.

Шуңа күрә президент бөтен дәрәҗәдәге хакимияттәгеләрнең дә эш рәвешләрен үзгәртергә кирәклеген әйтте. Дәүләт һәм муниципаль оешмаларның вәкаләтләре кабатлануы, түрәләрнең күп булуы да телгә алынды.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең ниләр эшләве ачык булырга тиеш, ди Миңнеханов. Түрәләрне бер урыннан икенче урынга күчерү, берьяктан, ришвәт алуны киметә һәм икенче яктан, яхшы эшләргә дә өйрәтә, диде ул.

Юллама вакытында быел Татарстан өстенә килгән корылык берничә тапкыр телгә алынды. Президент республикадагы авылларның сусызлыктан интегүен дә әйтеп китте. Кайбер урыннарда эчәр су да булмаган. Киләчәктә республика сугаруга (мелиорация) таба йөз тотачак, ясалма сулыклар да булдырылачак.

Урта катлау 30% кына

Миңнеханов чыгышының иң зур өлешен икътисадка багышлады. Республикадагы машина төзелеше, нефтехимия, нефть табу һәм аны эшкәртү тармаклары; технопарклар, IT технологияләр, инновацияләр турында сүз күп булды. Татарстан бизнес өчен яхшы шартлар тудырган төбәк булырга тиешлеге дә ассызыкланды.

“Безгә ислам дөньясы инвесторлары һәм шулай ук Европа, Азия, Американың финанс институтлары белән бәйләнешләрне активлаштырырга кирәк”, ди Миңнеханов.

Шул ук вакытта алга киткән җәмгыятьнең нигезен урта катлау алып тору тиешлегенә дә басым ясалды. “Ул һәр илнең тотрыклылык терәге булып тора”, ди президент. Алга киткән илләрдә урта катлау 60% тәшкил итә. Ә Татарстанга килгәндә исә, ул ике тапкыр азрак.

“Урта катлауны булдырганда безнең фәнни хезмәткәрләргә һәм инженерларга әһәмият бирелергә тиеш. Эш белән тәэмин итүче югары хезмәт хакы түли алырдай шартлар тудырырга кирәк. Урта катлауның нигезен эшмәкәрләр тәшкил итә. Безгә икътисадый яктан актив кеше үз бизнесын ачып җибәрә һәм алып бара алырдай мохит тудыру кирәк”, ди Миңнеханов.

Барысы да сыйфатлы булырга тиеш


Президент Татарстанның алга таба юнәлеш тотачак формуласын да әйтте. “Кануннарның, хакимиятнең, бизнесның һәм тормышның сыйфатлы булуы – безнең көндәлек эш кагыйдәсенең төп формуласы”, ди Миңнеханов. Болар Татарстанны гел үсештәге үзәккә әверелдерәчәк.

Миңнеханов 2010 елны Татарстан дәүләтчелеген торгызуга өлеш керткән вакыйгаларны искә алу елы буларак та әйтте. "ТАССР"ның 90 еллыгы һәм Татарстан республикасының суверенитет декларациясе кабул ителүгә 20 ел тулды, диде ул. Нәкъ бу вакыйгаларга бүгенгә хәтле ирешелгән нәтиҗәләрнең башы барып тоташкан һәм киләчәктә булачак уңышларга ышанычны да алар бирә, дип өстәде ул.

Юлламаны республиканың Дәүләт шурасы депутатлары гына түгел, ә дәүләт һәм җирле идарәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый, дини, һөнәри берлекләр, бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә тыңлады.

Бу Рөстәм Миңнехановның беренче юлламасы булды. Ул президент эшенә 2010 елның 25 мартында керешкән иде.
XS
SM
MD
LG