Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә каршылыклар сәбәпле бензин бетә


Франциядә инде атнадан артык дәвам иткән каршылыклар аркасында илдәге ягулык станцияләренең дүртән бер өлеше бензинсыз калды.

Марсельдә пикетчылар күпмедер вакытка һава аланы эшен туктатып торды.

Эш ташлап урам җыеннарында катнашучылар пенсия яшен 60тан 62гә кадәр арттыруга каршы чыга.

Президент Николя Саркози исә Франциянең бюджет дефицитын киметү һәм тышкы бурычларын түләү өчен кирәкле булган бу реформадан баш тартмаячагын белдерде.

Реформа турында канун өлгесе бу атнада Сенатта карала.
XS
SM
MD
LG