Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа иминлеге өчен иң зур куркыныч - атом белән кораллану"


Британия күзләү идарәсе (SIS) башлыгы атом кораллануның зур террор һөҗүмнәренә караганда Көнбатыш Европа иминлегенә күбрәк зыяны булачагын белдерде. Идарә башлыгы John Sawers ясаган чыгышында, "илебез яисә демократия системабыз террор һөҗүменнән зыян күрмәс. Шулай да атом, химик һәм биологик кораллану арта барса, моның зыяны көчлерәк булачак. Чөнки ул төбәктәге көчләр тигезлеген чәлпәрәмә китерергә мөмкин", диде.

Бу Sawersның Британия күзләү идарәсе башлыгы итеп сайланганнан бирле ясаган беренче чыгышы иде. Ул бүген Лондонда бер төркем академик һәм журналистлар алдында чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG